Чаллыда юлларны 10 августка ремонтлап бетерәләр
Мэр төзекләндерү эшләре вакытында сабыр булырга чакырды
Сүз Тынычлык (12,3 км), Яр Чаллы(8,2 км) һәм Муса Җәлил (8,8 км) проспектлары турында бара. Әлеге объектларны төзекләндерүгә 2,7 миллиард сумнан акча бүленгән.
Шәһәрнең Торак коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Вильданов аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә планлаштырылган эшләрнең 10%ы башкарылган. Объектларда юл өслеген фрезерлау һәм тигезләүче катламны түшәү эшләре бара.
Ремонт якынча 30 км юлны үз эченә алачак – автовокзалдан башлап Яшьлек проспекты белән кисешкән урынга кадәр. Генераль подрядчы – Казанның «Волга-Автодор» компаниясе. Юл төзекләндерүчеләр тәүлек дәвамында сменалап эшли. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрдәшләрне төзекләндерү барышында сабыр булырга чакырды.
Шәһәр юлларын төзекләндерү уңай нәтиҗәләргә китергән. Автомобильләр саны шактый артуга карамастан (2010 елда 1000 кешегә 200 автомобиль туры килсә, 2024 елда бу күрсәткеч 440ка җиткән), юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны кискен кимегән. Әгәр 2010 елда бу сан 45 кеше тәшкил итсә, 2024 елга, автопаркның ике тапкырга диярлек артуына карамастан, һәлак булучылар саны 10га кадәр, ягъни 4,5 тапкырга кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев