Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайнар су бетә

Кайсы бистәләрдә?

Җылылык торбаларын гидравлик сынау 13 майда башлана. Чаллыда беренчеләрдән булып ЗЯБ һәм Мәләкәс арьягында яшәүчеләр кайнар сусыз кала. Норматив буенча опрессовкалау 26 майга кадәр дәвам итәргә тиеш. 
«ЗЯб бистәсе тулысынча кайнар сусыз кала. Мәләкс арьягында исә 20А микрорайоны,  25нче микрорайондагы 25/03, 25/05, 25/06, 25/07 йортлары, Якупов урамы -14,  «Шаян» балалар бакчасы, 26 микрорайон һәм башка объектларга вакытлыча кайнар су бирү туктатыла», – дип хәбәр иттеләр НЧТС хезмәткәрләре.
Быел ныклыкка һәм тыгызлыкка 753,4 км җылылык челтәре тикшерелә.
Гидравлик сынау 6 этапта уза.
НЧТС ремонт эшләрен дә алып бара. 2026 елда 19 объектта 17 км җылылык челтәрен яңарту планлаштырыла. 
Электрон сатып алулар нәтиҗәсендә экономияләнгән акчага өстәмә рәвештә 1-1,5 км челтәрләрне яңартырга җыеналар. 
Узган җылыту сезонында белгечләр җылылык челтәрләрендә 79 төзексезлек табып, вакытында төзәткәннәр. Бу 2025 елга караганда 10га ким. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НЧТС опрессовкалау