Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайнар суны бетерәләр

Шәһәрдә тиздән опрессовка башлана.

14 майдан җылылык челтәрләрен гидравлик сынауларның беренче этабы башлана. «Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе 740 км озынлыкта торбаларны тикшерәчәк. Шулай ук 700ләп компенсатор, 2,5 мең камера һәм коеларны караячак. 

Эшләр берничә этапта узачак. Беренчеләрдән булып кайнар сусыз Чаллының конъяк-көнбатыш өлешендәге объектлар калачак. Монда Сидоровка, ГЭС, Мәләкәс аръягы, (20, 21, 22нче микрорайоннар), 14нче гимназия, Гостев урамында йортлар (№7, 7а, 7б), БСИ промзонасы керә.

Гидравлик сынаулар ике атна тирәсе дәвам итәчәк, дип белдерә «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» җитәкчелеге. Исегезгә төшерәбез, узган елда җылы су иртәрәк бирелде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев