Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайнар суны вакытыннан алда бирделәр

Җылылык челтәрләрен опрессовкалауның беренче этабы тәмамланды.

13 майда Чаллының Зяб һәм Мәләкәс аръягы халкы кайнар сусыз калган иде. Сәбәбе: җылылык челтәрләрен гидравлик сынау. 

НЧТС хезмәткәрләре ЗЯБ бистәсенең кайбер йортларында яшәүчеләргә кайнар суны вакытыннан алда бирделәр. 

Ялсыз эшләү нәтиҗәсендә опрессовкалауның беренче этабы 4 көн эчендә тәмамланды.

18 майда 14 сәгатьтә ЗЯБ бистәсендге 123 йортта (57,5 процент) кайнар су бирелде. 

Бу бистәдә  - 214, Мәләкәсаръягында 6 йорт кайнар сусыз калган иде.

НЧТСта эшләрне тиз башкару җылылык челтәрләрен сынауның сыйфатына тәэсир итми диләр.  

Опрессовкалауның беренче этабы 26 майга кадәр дәвам итәргә тиеш. Бүгенге көндә җылылык челтәрләрендә 13 төзексезлек ачыкланган, аларны ремонтлау дәвам итә.

Моның белән бергә подряд оешмаларя Аркылы урамында һәм "Калкан" лицее янында җылылык челтәрләрен реконструкциялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайнар су юк