Чаллыда кайсы мәктәпләрдә тәртип өчен билге куела?
ТР Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин бу сорауга җавап бирде.
Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, министрлар, укытучылар, җитәкчеләр катнаша.
«Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән – технологик лидерлыкка» дип исемләнгән пленар утырыш алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы мәгариф хезмәткәрләре оештырган күргәзмәне карады.
Пленар утырыш ТР Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин чыгышы белән башланып китте.
Ул 2025-2026 елда респблика укытучыларының казанышлары һәм яңа уку елындагы яңалыклар турында сөйләде.
Яңа уку елында Чаллының 31, 34, 55нче мәктәпләрендә укучыларга тәртип буенча билге куелачак.
Конференциянең төп яңалыгы – бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе.
Чаллыда имтиханнарны 100әр баллга 65 укучы тапшырды. 5 укучы ике имтиханда 100әр балл җыйды. 396 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укуда аерым казанышлары өчен» медале алачак.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев уңышның төп сәбәпчесе укытучылар икәнен асызыклады.
Әйтик, 26нчы гимназиядән Любовь Баеваның 9 укучысы математикадан 100әр балл җыйды
Соңгы 5 елда аның шундый укучылары 20гә җиткән.
41нче мәктәптән Наталья Шейхова белән 77нче гимназиядән Оксана Бураеваның 3әр укучысы 100әр балл туплаган.
19, 21, 35, 41, 56 мәктәп укучылары да югары нәтиҗәләргә иреште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев