Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Рәисе Чаллы мәгариф хезмәткәрләренең казанышларын чагылдырган күргәзмә карады. Фоторепортаж

Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы башланды.

Чаллыда республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башланды. Ул «Мастеровые» рус драма  театрында үтә.
Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов,  министрлар, укытучылар, җитәкчеләр катнаша.  

Светлана Грачева укучылары БДИны 100әр баллга тапшырган укытучылар турында сөйли

 «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән – технологик лидерлыкка» дип исемләнгән пленар утырыш алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы мәгариф хезмәткәрләре оештырган күргәзмәне карады.  

2нче гимназия укучысы Әмирхан  Ахунҗанов Россия бәйгесендә җиңгән проекты белән таныштырды. Әмирханның проекты белән Түбән Кама мэры Радмир Беляев та кызыксынды.


Никита Семин 1нче пост уңышлары турында сөйләде. 

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә һәлак булган Чаллы егетләренә багышланган музей экспонатларын, автогигантта җитештерелгән заманча технологияләрне дә карады. 

Аны Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Фән министры Илсур Хадиуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф