Чаллыда капиталь ремонттан соң «Орион» яшьләр үзәге ачылды
ТР Яшьләр эшләре министры «Заман» үзәгенең кайчан ремонтланачагын әйтте.
Бүген Чаллыда капиталь ремонттан соң "Орион" яшьләр үзәге ачылды. Тантанада Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты.
Дәрәҗәле кунаклар яшьләр өчен яңа мәйданнарны: ирекле аралашу зонасы, уку бүлмәләре, күпфункцияле заллар, тренажер һәм фиджитал, бию, фитнес залны карадылар. Биредә бөтен заллар заманча җиһазлар һәм оргтехника белән тәэмин ителгән.
Яңа мәйданнарда эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән тыш, яшьләр өчен яңа проектлар да гамәлгә ашырылачак.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә яшьләргә илебез өчен үзләренең талантларын үстерергә тагын бер иҗтимагый мәйдан барлыкка килүен билгеләп үтте.
"Без үзәкне ремонтлауга финанс ярдәме күрсәткән өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка рәхмәтле.
Матур, уңайлы, якты яшьләр үзәге барлыкка килде. Без Чаллының креатив яшьләре капиталь ремонтланган үзәктә актив тормыш алып барырлар дип ышанабыз. Зурлар үз эшләрен эшләделәр - финанаслар бүлеп бирделәр, ремонтладылар. Без моны сезгә тапшырабыз. Бүген күп проектларны карадык. Алар Чаллыда уңышлы тормышка ашырыла һәм күп юнәлеш буенча илдә иң яхшылардан санала. Бу - безнең яшьләрнең активлыгы күрсәткече", - диде ул.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Чаллы яшьләренең уңышлары республиканың горурлыгы дип ассызыклады. Киләчәккә планнары белән уртаклашты. "Бүген биредәге һәр кабинетта илебездәге иреклеләр хәрәкәте өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча беренче урын алулары турында сөйләделәр.
Бу - Татарстан һәм Чаллы мэры командасының яшьләр мәнфәгатьләренә игътибарлы булуының дәлиле. Без «Шатлык», «Нур», «Орион» яшьләр үзәкләрен ремонтладык. Чиратта "Заман". Киләсе елда ул үзәкне капиталь ремонтлыйбыз. Министрлыктан финанслар бүленде. Федераль бюджеттан да өстәмә акчалар булыр", - диде.
Министр капиталь ремонтланган "Заман" яшьләр үзәген 2026 елда республика көнендә ачарга планлаштыруларын хәбәр итте.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев