Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда картиналар галереясының 45 еллыгын билгеләп үттеләр

Шул уңайдан яңа күргәзмә ачылды.

Чаллының Гөлсабира Хәкимова исемендәге картиналар галереясы үзенең 45 еллык юбилеен үзенчәлекле итеп билгеләп үтте. Биредә «Вакыт ритмнары» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. 

Шәһәрнең үзәгендә уранашкан мәдәният учреждениесе 45 ел буена төбәктә сәнгать музее ролен үти. Монда шәһәр, республика, Россия хәтта чит ил рәссамнарының да шәхси күргәзмәләре оештырыла. Аларны ачу танатанасы матур мәдәни чара рәвешендә уза. 
«Вакыт ритмнары» күргәзмәсен ачу да җылы, дустанә шартларда үтте. Чаллы Башкарма комитетының оештыру-масса эше бүлеге башлыгы Эльмира Азрапкина коллективка хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп ТР Мәдәният министрлыгы бүләкләрен тапшырды.  

Алабуга дәүләт музей-тыюлык генераль директоры, ТР Рәисе каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Гөлзадә Руденко картиналар галереясының үсеп килүче буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдәге ролен ассызыклады.

«Алар мәктәп укучыларын, студентларны бөек сәнгать белән таныштыралар. Нинди генә күргәзмәләр ачылмый биредә! Хәтта балалар бакчаларына йөрүчеләр өчен дә төрле мастер-класслар оештыралар, рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтәләр», – диде ул. 

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Римма Фәсхетдинова һәм Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Ленар Әхмәтов, шәһәребезнең күренекле рәссамнары да галерея колллективына изге теләкләрен җиткерделәр. 

Галерея директоры Илсөя Заһидуллина исә үзләрен хөрмәт итеп килүче шәһәрдәшләргә, җитәкчеләргә рәхмәт әйтте. Кичәне Диана Суходольская (флейта), Ирина Белова (концертмейстер) дуэты һәм балалар хореография мәктәбе укучылары чыгышы бизәде.

Аннары кунаклар иркенләп шәһәребез рәссамнарының иҗат җимешләрен карап хозурландылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Картиналар галереясы Гөлзада Руденко