Чаллыда каз ярминкәләре башлана
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда каз ярминкәләре башлана

Кышкы ярминкәләр 5 декабрьдә башлана.

5 декабрьдән Яр Чаллыда кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлый. Җирле фермерларның продукциясен «Строитель» стадионы каршындагы һәм Ипподром территориясендәге мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин булачак. 19 декабрьдән ярминкә «Көньяк» агросәнәгать паркында да узачак.

19 декабрьдән «Яңа ел казы» дип исемләнгән махсус тематик ярминкә ачылыр дип планлаштырыла. Кош-кортны «Строитель» стадионы каршындагы һәм Ипподром территориясендәге мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин булачак.
 


каз ярминкәләре

Нет комментариев