Кичә шәһәрдә җәмәгать тәртибен тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев белән хушлаштылар.
– Ул – яхшы коллектив, фикердәшләр һәм аркадашлар командасын төзегән кеше. Үзенең хезмәттәшләре белән берлектә Җәмәгать тәртибен, массакүләм чаралар вакытында паркларда, скверларда, урамнарда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итте. Бик тәртипле, намуслы, җаваплы кеше иде. Бу сыйфатлар безнең хезмәттәшебезгә туры килә. Аның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан итәм, – диде бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Хушлашу чарасы кичә «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Аның белән хушлашырга коллегалары, хокук саклау органнары вәкилләре һәм шәһәр җитәкчелеге килде.
Нет комментариев