Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көймәләр туктый торган урын ясаячаклар

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе хәбәр итте.

Чаллыда көймәләр туктый торган урын - причал ясаячаклар. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов социаль челтәрләрендә хәбәр итте. РФ сенаторы Геннадий Емельянов тәкъдиме белән Фәрид Сәлахов причал ясаучы эшмәкәр белән очрашкан. Алар булачак объект урынын караганнар, төзелеш үзенчәлекләре турында сөйләшкәннәр. 

2026 елда Чаллы 400 еллыгын билгеләп үтәчәк. Причал да шул юбилейга ясалачак. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә иске причал бар. Әмма тизйөрешле суднолар анда туктый алмый. 

Фото башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлаховтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев