Чаллыда коточкыч авария
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коточкыч авария

Зыян күрүчеләр бар.

Тынычлык проспектында "Лада Калина" машинасы әйләнде. 40 яшьлек ир-ат Хәсән Туфан проспектына юл тоткан була. Зур тизлектә бара. Машина белән идарәне югалтып, башта бордюрга килеп менә, соңыннан җир асты юлы коймасына бәрелеп әйләнә. 

Инспекторлар белдерүенчә, автомобиль йөртүче һәм янындагы 39 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. Аларны ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспортһәлакәте

Нет комментариев