Чаллыда Курчак театры яңа бинага күчәргә әзерләнә
Яңа бинада нәни тамашачылар өчен барлык уңайлыклар тудырылган.
Тиздән, төгәлрәге декабрь аенда Чаллы курчак театрының яңа бинасы ачыла.
Бу 2,5 – 11 яшьлек шәһәрдәшләргә Чаллының 400 еллык юбилеена зур бүләк булачак.
Чаллы татар дәүләт драма театрының Хәсән Туфан проспектындагы бинасы нәни тамашачылар һәм артистлар өчен уңайлы итеп эшләнде. Сәхнә биегәйтелде, зал амфитеатр формасында булганга спектакльләр махсус, яңача эшләнә.
Залда - яңа җиһазлар, яңа утыргычлар, яңа пәрдәләр, идәндә - ковралин. Утыргычлар грант акчасына алынды. Фойе, чишенү бүлмәсе дә яңартылды. Тамашачыларны күбәләк рәвешендәге яктырткычлар каршы ала.
17нче бистәдәге иске бинада 130 урын булса, биредә 151. Билет бәясе дә югарырак булачак.
"70тән артык спектакль күләмле декорацияләр таләп итә, курчаклар һәм декорацияләрне саклар өчен өстәмә бина кирәк", - ди Чаллы курчак театры директоры урынбасары Мария Лагузина.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов бу мәсьәлә хәл ителер дип ышандырды.
Театр коллективы яңа бинада нәниләргә "Дед мороз и Черная вьюга" спектаклен әзерли. 20 декабрьдән 10 январьга кадәр аны көненә өч тапкыр күрсәтергә планлаштыралар. Яңа ел тамашачыларына килгән малайлар һәм кызларга Кыш бабай бүләкләре дә тапшырылачак.
Директор урынбасары әйтүенчә ел саен кимендә 5 яңа премьера күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев