Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күренекле артист Николай Плужник үлгән

Ул зәңгәр экраннарда һава торышы турында сөйли иде.

Чаллының театр сәнгате зур югалту кичерә. «Мастеровые» рус драма театрының элеккеге актеры, шәһәр телевидениеләренең берсендә һава торышы рубрикасын алып баручы Николай Плужник вафат булды.

Николай Николаевич – «Мастеровые» театрына нигез салучы артистларның берсе. Александр Вампилов әсәре буенча куелган  «Провинциальные анекдоты» спектаклендә ул бернче тапкыр артист буларак танылды һәм кыска вакыт эчендә тамашачыларның яраткан артистына әйләнде.

«Чаллыда театр хәрәкте заводларда, тулай торакларда башланды. Колесников, Пархоменко, Стабровский, Яковлев, Сызранцев һәм башклаар халык арасыннан чыккан талантлы артистлар иде. Бу моңсу исемлеккә Плужник та өстәлде. Аның елмаюы һәм көлүе Чаллыда яңа ел йөзе булды. Ул Чаллының иң яхшы Кыш бабае иде», – дигән артистның дусты Дмитрий Борисов «Челнинские известия» газетасына.

Бер айдан Николай Плужникка 78 яшь тулыр иде.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр югалту үлем-китем