Чаллыда күренекле рәссам вафат
Аңа 75 яшь иде.
Бүген Чаллыда күренекле рәссам Александр Черный вафат булды. Ул чирләгән. Гомере ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә өзелде.
- Ул йөрәгенә операция ясаткан иде. Кызганыч талантлы рәссам безне мәңгелеккә калдырып китте. Урыны җәннәттә булсын. Александр Черный мәңгелек йортына Азнакай районы Актүбә поселогында озатыла. Анда аның әти-әнисе җирләнгән, – диде Г.Хәкимова исемендәге картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина.
Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Черный Чаллының рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш кертте.
Аның иҗатында төп юнәлеш - пейзаж. Ул картиналарында Татарстан, Чаллы пейзажын гади итеп тасвирлады. Аның һәр картинасында туган як табигатенә мәхәббәт чагыла.
Ул даими рәвештә картиналар галерясында шәхси күргәзмәләр оештыра иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев