Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Күрше» республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Җиңүчеләр арасында «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе дә бар.

Чаллының В ИТ-паркында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган «Күршеләр» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 

Җиңүчеләр арасында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе дә бар. 4нче ел уздырылучы Пятачак проекты ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук  конкурсның жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде. 

Әлеге бәйгедә Регина Будяшкина – «ГЭС»та театраль лаборатория», Олег Лоншаков – «Бабушкины сказки» театры, Рудольф Миронов  –  «Фестиваль фитнеса во дворе», Гөлназ  Нуретдинова  – «Күршеләр дуслыгы –  Татарстанның иң зур байлыгы», Эльвира  Рафикова – «Исәнмесез, күршеләр!», Елена Тимкина – «Шаг навстречу», Чаллы волейбол федерациясе – «Дворбол»,  «Навигатор успеха» - «СВОих не бросаем!» проекты белән җиңде. 

ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова Чаллылыларны инициативалы булганнары  өчен мактады.

«Бу бәйгедә Чаллы кешеләре актив катнаштылар. Шәһәрдән барлыгы 109 гариза керде. Без моны көтмәгән идек. Бик «текә» проектлар бар иде. Җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады»,  -диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе Эх Чаллы пятачоклары Күрше конкурсы