Чаллыда мигрантка карата җинаять эше ачылды
Бу эшне РФ Тикшерү комитеты башлыгы контрольгә алды.
Чаллыда яшәүче хатын-кызны озак вакыт дәвамында эзәрлекләгән мигрантка карата җинаять эше ачтылар.
Якынча мәгълүматлар буенча, ноябрьдә ир-ат хатын-кызны кыйнаган һәм уртак улларын алып китәргә теләгән. Хатын-кыз моңа кадәр компетентлы органнарга күп тапкыр мөрәҗәгать иткән. Әмма нәтиҗәсе булмаган.
Соңгысында ул үзенең элеккеге ире турында социаль челтәрләрдә сөйләде.
РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге хәлне үзенең контроленә алды һәм ТР буенча Тикшерү идарәсе башлыгы Валерий Липскийга тикшерү барышында ачыкланган шартлар турында мәгълүмат бирергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев