Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мигрантлар 76 җинаять кылган

Аларның 12се - җенси характерда.

Чаллыда мигрантлар саны арта. Алар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә. Узган ел 75 җинаять теркәлгән. 12се – җенси характерда. 4 очракта балигълык яшенә җитмәгән балаларга карата, ди Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Айрат Ханбиков. 

Мигрантларның дүртесе үзләре дә караклардан зыян күргән.

Бүгенге көндә шәһәрнең Урта Азия һәм якын чит илләрдән килгән 24 мең кеше миграция исәбендә тора. Хокук сакчылары аларның яшәү урыннарын тикшереп тора. Кагыйдәләр бозылган очракта, җаваплылыкка тарталар. 

«Сәнәгать зонасында бер бүлмәдә законсыз торучы 22 мигрантка тап булдык. 16сын илдән куып кайтару дигән карар кабул ителде. Калганнарына штраф салынды. Мигрантларны яшерен яшәү урыны белән тәэмин итүче бина хуҗасы да җаваплылыкка тартылачак», – ди Айрат Ханбиков. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев