Чаллыда «Москвич» автомобильләрен сатарга уйлыйлар
Бензингә йөрүче автомобильләрдән тыш, электромобильләр дә тәкъдим ителәчәк.
«Москвич» автозаводы Чаллыда дилер үзәкләрен булдырырга тели. Бу эш белән шөгыльләнергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлаганнар. Алар рәсми рәвештә яңа машиналарны сату һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.
Мәгълүм булганча, «Москвич» заводында бензингә йөрүче автомобильләрдән тыш, электромобильләр дә җитештерәчәкләр. Аларны шәхси максатларда да, хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә кулланырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май аенда Россиядә кабат «Москвич» автомобилен җитештерә башлау турында килешенгән иде. Аны илебездә эшен туктаткан “Рено” заводында җыячаклар. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте.
“Без меңләгән кешелек коллективның эшсез калуына ирек куя алмыйбыз. Завод тулысынча шәһәр балансына алыначак һәм биредә җиңел автомобильләр җитештерү эше кабат җайга салыначак. Башта двигательле, ә киләчәктә - электромобильләр җитештерү планлаштырыла. Предприятиенең технологик партнеры итеп “КАМАЗ” сайланды”, - дип белдерде Мәскәү мэры ул чакта.
Әлеге хәбәргә карата «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев та аңлатма биргән иде. «Без Мәскәү мэрының карарын хуплыйбыз. Бу карар илдә автомобиль төзелешенең фәнни-техник һәм кадрлар потенциалын саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.
Белешмә өчен, Мәскәү заводы бай тарихка ия. Моннан бер гасыр элек биредә беренче машина конввеердан төшә. Баштарак «Ford», аннары озак еллар «Москвич» автомбилен җыялар. 1998 елдан башлап “Рено” җитештерәләр.
фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев