Чаллыда 135 автобусның ни өчен бөтенесе дә йөрми?
«Горкоммунхоз» директоры урынбасары аңлатты.
Чаллыга 135 яңа автобус кайтартылды. Әмма аларның бөтенесе дә рейска чыкмый. Сәбәбен «Горкоммунхоз» предприятиесе директорының ремонт һәм сервис буенча урынбасары Марсель Шафиков аңлатты.
«Көн саен 6 автобус техник яктан тикшерү уза, 4 автобусны химчисткага озатабыз. Тагын 10сын - ремонтка, 5сен - кузовларын төзекләндерүгә кертәбез», – ди ул.
Димәк, проспектларга 110 автобус чыга. Регламент буенча автобуслар 20 мең км үткән саен (башкача 40-45 көннән соң) тикшерү узарга тиеш. Бер көндә автобус уртача 400 км юл үтә.
«Автобуслар арткач, юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Шуңа күрә кузовын ремонтлап торырга кирәк. Шулай ук тормоз колодкаларын, электр җайланмаларын һәм башка урыннарын төзекләндерәләр. Автобусларны чистартуга да зур көч куела. Салонын, утыргычларын җентекләп юалар, граффитиларны бетерәләр, сагыз, наклейкаларны куптаралар», – ди Марсель Шафиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев