Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда нинди һөнәрләргә ихтыяҗ бар?

Бу хакта вакансияләр ярминкәсендә билгеле булды.

Чаллыда «Россия эше» кадрлар үзәгендә  эш эзләүчеләр өчен «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» ярминкәсенең федераль этабы узды. Анда шәһәр предприятие һәм оешмалары катнашты. 
22 эш бирүче  1 000нән артык вакансия тәкъдим итте. 
Автокаланың түбәндәге предприятие һәм учреждениеләренә хезмәткәрләр кирәк: КАМАЗ ГАҖ, Автомобиль юллары предприятиесе, АММОНИЙ, Гидроэлектромонтаж, Сатурн, АГРОСИЛА. ЧЕЛНЫ-МПК, Тукай Племрепродукторы, Чаллы Инкубаторы, Федераль суд приставлары хезмәте, балалар бакчалары, хореография мәктәбе һәм башкалар.
Квалификацияле эшчеләр өчен дә, офис хезмәткәрләре өчен дә вакансияләр бар:  полицейскийлар, логистик эшләр операторлары, машина йөртүчеләр, торба үткәрүчеләр, контакт-үзәк операторлары, сату буенча менеджерлар, җиһазлар көйләүчеләр, комплектлаучылар, слесарьлар, пешекчеләр һәм башкалар.
Бөтенроссия ярминкәсенә меңгә якын кеше: эш эзләүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары килде. 83 кешегә эш тәкъдим ителде. 
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр ияләре вакансияләр ярминкәсе