Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өч җәмәгать туклану пункты ябылды

бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

Чаллыда узган елда өч җәмәгать туклану пукнты һәм медицина үзәкләре ябылды. Шәһәрнең баш санитар табибы Лемуза Нәфигуллина әйтүенчә, ябылу сәбәбе – төрле чирләр табылган.
«Шаурмен» кафесы һәм «Ашхабад» кафеларында берәр очрак  –  кискен эчәк инфекциясе, «Хан Мангал» – сальмонелланың ике очрагы табылу сәбәпле эшчәнлекләрен туктаткан. 
Моннан тыш, 2025 елда «Триумф» медицина үзәге дә эшчәнлеген чикләгән. Биредә ВИЧ инфекция очрагы тикшерелгән. 
Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, 2025 елда йогышлы һәм паразитар авыруларның 429 чыганагы тикшерелгән. Административ хокук бозу буенча 100 беркетмә төзелгән. Санитар нормаларны үтәмәүчеләргә 455,5 мең сум штраф салынган. 
Лемуза Нәфигуллина узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә йогышлы һәм паразитар авыруларның 107,8 мең очрагы теркәлүен хәбәр итте. Бу 2024 елга караганда 9,3 процентка кимрәк. 
Чаллыда туберкулез, хастаханәдән тыш пневмония, коронавирус, коклюш, скарлатина, ВИЧ авыруларының кимүе күзәтелә. Мәсәлән, кызамык авыруы 2024 елга караганда 12 тапкыр кимегән. Узган ел әлеге чир белән 3 кеше авыраган. 
Сүз уңаеннан, Чаллыда йогышлы авыруларга каршы профилактика чараларына игътибар зур. 2025 елда грипка каршы 278550 кешегә вакцина ясалган. Бу планның 85,3%ын, шәһәр халкының 52,45%ын тәшкил итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус