Чаллыда өч кеше атасының исеменнән баш тарткан
Хәзер алар Альбиновна һәм...
Балигъ булганнан соң кеше исемен, фамилиясен, атасының исемен алыштыра ала. Узган ел Чаллыда 491 очрак булган. ЗАГС идарәсе җитәчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, бу 2024 ел белән чагыштырганда 41 процентка кимрәк.
«Мин бу мәсьәләдә уйлап эшләргә чакырам. Бер кыз ире белән аерылышканнан соң, үзенең фамилиясенә күчеп кенә калмады, бабасының фамилиясен дә өстәде. Тиешле таныклыкны алгач, бу кыз бер атнадан тагын безгә килде. Үз фамилиясендә генә каласы килгән. Белгечләр аңа башта паспортын алыштырырга, аннары гына фамилияне үзгәртергә киңәш иттеләр. Ныклап уйламыйча бу кыз үзенә күпме мәшәкать ясады», – диде ул.
Шәһәрдә 3 кеше үзен тәрбияләүгә өлеш кертмәгән әтиләре исемен әниләренекенә алыштырган. Алар хәзер Альбиновна, Натальевна, Иринович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев