Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ОРВИ белән күбрәк балалар авырый

Роспотребнадзор белгече яңа мәгълүматлар җиткерде.

Чаллыда респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны кимегән. Узган атнада шәһәр хастаханәләренә 1900гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Ике атна элек 360 кешегә күбрәк булган. Әмма шунысы бар: ОРВИ күбрәк балаларда күзәтелә.

«Балалар авыручыларның 59 процентын тәшкил итә. Ике атна элек 53 процент иде. Гомумән алганда, авыру очраклары эпидемиологик бусагадан 40 процентка түбәнрәк. Грипп белән чирләүчеләр юк. Шуңа күрә шәһәрдә респиратор вирусларга каршы чикләү чаралары кертергә иртәрәк», – дип белдерде Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге баш белгеч-эксперты Ромил Аксаков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев