Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өстәмә сайлаулар үтәчәк

Бу юлы кемнәрне сайлаячакбыз?

28 майда Чаллыда ике округ буенча Шәһәр һәм Дәүләт Советларына өстәмә сайлаулар үтәчәк. Комиссия рәисе итеп кабат 2нче хастаханә баш табибы Азат Фәтхетдинов билгеләнде. Сайлауларда инде ул 20 елдан артык эшли. 

Чаллыларга исә быел 2022 елның җәендә вакытыннан алда мандатын тапшырган Эдуард Фәттахов урынына алмаш табарга туры киләчәк. Мәгълүм булганча, ул шәһәрнең Үзәк районы башлыгы итеп билгеләнде. Шәһәр Советына депутатлыкка кандидатларны «Гренада» бермандатлы округында сайлаячаклар.

Моннан тыш Электротехниклар бермандатлы округы буенча да ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар билгеләнде. Моңа кадәр биредә депутат булган Олег Коробченко узган елның маенда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау