Аңа «Москвич» юл бирмәгән.
Кичә Чаллыда автобус катнашында юл-тарнспорт һәлакәте булды. Әлеге авария буенча тикшерүчеләр җинаять эше кузгаттылар. Чаллының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, һәлакәт Сидоровка бистәсенең Магистраль урамында булган.
«Москвич» автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе икенчел юлдан хәрәкәт итеп, төп юлдан баручы «Фиат Дукато» микроавтобусына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, җиңел машина автобус белән бәрелешкән, үзе бордюр аша чыгып, агачка бәрелгән. Авария урынына ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның барысын да һәм өйләренә җибәргәннәр.
Татарстан тикшерү комитеты җинаять эшен ике маддә буенча кузгаткан: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү. Автобус эшчеләрне сменадан алып кайткан.
Фото ГАИдан алынды.
Нет комментариев