Анда саллы җырчылар чыгыш ясады, бүләкләр мул булды.
Бүген шәһәребезнең Җиңү паркында яңартылган пятачокларның 5 еллык юбиллена багышланган чираттагы җыр-бию тамашасы гөрләде.
Чара гадәттәгечә Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров башкаруындагы "Эх, Чаллы пятачоклары" җыры белән башланып китте.
Чаллы халкына пятачокларны яңартып кайтарган "Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы Резидә Юсупова бәйрәмгә килгән халыкка рәхмәт белдереп, аларны рәхәтләнеп биеп ял итәргә чакырды.
Бүген дә пятачокка тугры дусларыбыз килгән иде. Алар саллы җырчыларыбыз - Татарстанның атказанган артисты Нурзадә, популяр җырчы Марселия, баянчы җырчы Фәнилә Салихова, яшь талантлар: Илнур Хәсәншин, Венера Сәлимоваларга кушылып рәхәтләнеп биеделәр.
Легендар җырчыбыз Газинур Фарукшин җырларын тыңлап яшьлекләренә кайттылар.

Газинур Фарукшинны тагын бер кат тыңларга дип җиңел атлетика буенча Олимпия чемпионы Фирая Солтанова-Жданова Америкадан ук кайткан иде. Ул легендар якташына чәчәк тә бүләк итте.
"Без Газинур Фарукшин җырларын тыңлап үстек, тавышын, моңын яратабыз", - диде ул.
Гомумән бу юлы пятачокта чит илләрдән кайткан милләттәшләребез шактый иде. Казахстаннан Рәшидә ханым өздереп биеде. Бию дигәннән бию ярышында Актаныш районында туып-үскән Ринат Шириев иң оста биюче дип табылып, "Кинза" ресторанының тәмле ширбәте белән бүләкләнде.
Әйткәнемчә, бу чара Пятачокның 5 еллык юбилеена багышланган иде. Пятачокка кагылышлы 3 сорауга дөрес җавап биргән шәһәрдәшләр "Абау" продюссерлык үзәге бүләге - Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак концертларга чакыру билетлары белән бүләкләнде.
Һәрдаим безнең белән бергә булган дусларыбыз Роза Кузьмина, Рушания Гыйләҗева, Зөлфирә Лотфуллина "Шәһри Чаллы"лыларга бүләкләр дә алып килгәннәр. Аллаһның рәхмәте яусын.
Пятачокка килгән дәрәҗәле җырчылар да, тамашачылар да халык өчен социаль әһәмияткә ия булган чара оештырган өчен "Шәһри Чаллы"ның баш редакторы Резидә Юсуповага һәм аның командасына рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Пяточокны дусларыбыз Илнур Гомәров белән Резидә Ганиева алып барды. Тавыш режиссеры Рөстәм Фәттахов.
Пятачоктан тулы репортажны газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз.
Автор фотолары.
Нет комментариев