Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда полиция полковнигы СИЗОга җибәрелде

Суд хәбәр итте.

Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең тикшерү часте башлыгы урынбасары Елена Ганиева сак астына алынды. Бу хакта Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, Ганиева җинаять эшендә дәлилләрне фальсификацияләгән.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Ганиеваның счеттагы акчаны «тере» акчага әйләндерү эше буенча шикләнелүчеләрнең берсеннән сорау алу беркетмәсенә аңлы рәвештә ялган белешмәләр кертүе турында язган иде. 
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  Чаллы полициясенең берничә хезмәткәре җаваплылыктан качарга ярдәм иткән.
Чаллы шәһәр суды Елена Ганиевага карата сак чарасын билгеләде.
Шикле Ганиева 6 июньгә кадәр Минзәлә СИЗОсына җибәрелде. Полковник 43 яшьлек туган көнен дә шунда уздырачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал суд утырышы Җинаять эше