Чаллыда популяр исемнәр билгеле булды
ЗАГС идарәсе башлыгы хәбәр итте.
Чаллының ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова 2026 елның беренче яртысында шәһәрдә ата-аналар арасындагы популяр исемнәрне атады.
Иң популяр исемнәр: Амелия һәм Әмир. Кызлар арасында бишлеккә София, Айлин, Әминә, Эмилия, малайлар арасында Марк, Мирон, Тимур, Михаил исемнәре керә.
Малайларга сирәк очрый торган Сократ, Натаниэль, Мелис, Каземир, Янислав, кызларга Атлантия, Мерилин, Микелла, Цветана, Забава, Джоанна исемнәре кушылган.
Шулай ук ике исем кушу очраклары да бар.
Әти-әниләр кызларына Айла -София, Әминә-Севиль, Одетт-Кристин исемнәре биргән.
Малайларга Мөхәммәд-Әмин, Мөхәммәд-Умар, Турпал-Али, Эркан-Омәр, Ясир-Абдерраззак исемнәре кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев