Чаллыда район башлыгы хәрбигә 3 генератор тапшырды
«Егетләргә булышу - барыбызның да уртак эше», - диде ул.
Чаллының Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Евгений белән очрашты. Якташыбыз 3 ел инде Ватанабызны яклый. Аның күкрәген хәрби бурычын үтәгәндә казанышларга ирешкән өчен бирелгән медальләр бизи.
Евгений кыска ваытлы ялга кайткан. Шуңа да карамастан хәрби дусларын исеннән чыгармый, алар өчен мөһим булган көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә.
Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов аңа бу мәсьәләләрне уңай хәл итәргә булыша. Ул аңа 3 генератор һәм канистр белән май тапшырды. Болар алгы сызыктагы егетләр өчен бик кирәкле әйберләр.
«Без егетләребезгә һәрчак булышабыз. Хәрбиләр безнең белән элемтәгә чыгып, нәрсәләр кирәген әйтәләр, без спонсорлар ярдәме белән кирәкле әйберләрне алабыз. Бу эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Бу – безнең уртак эшебез», – дип искәртте Ленар Әхмәтҗанов.
Евгений шәһәрдән җибәрелгән гуманитар ярдәмнең хәрбиләргә барып җитүен, аларның көнкүрешен яхшыртуын раслады.
Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев