Чаллыда шагыйрь, популяр җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи вафат булды
Аны хатыны янына җирләделәр.
Татар әдәбияты кайгы кичерә. Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп популяр җырлар һәм дистәдән артык китап авторы, Галиәхмәт Шаһи бүген вафат булды.
Ул 1949 елда Арча районы Шура авылында туа. Укып чыккач язмышын Чаллы белән бәйли. Күзләре начар күрсә дә гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗаттан туктамый.
"Гел яныма килеп шигырьләрен тәкъдим итте. Бик күп җырчыларга халыкчан итеп җырлар язды. Җырчылар да, композиторлар да аның белән эшләргә яраттылар. Кызганыч бүген аның йөрәге туктады. Кичә берничә кеше янына кергән булган. Китәсен сизеп, кочаклашып хушлашкан. Хатыны белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Уллары аны карап, тиешенчә соңгы юлга озаттылар", - диде Чаллының Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева.
Галиәхмәт Шаһины "Тәүбә" мәчете яныннан туган ягына мәңгелек йортка озаттылар. Ул хатыны янында җирләнде.
Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Ул җырлары белән татар халкы күңелендә озак яшәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев