Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр суды рәисе Радик Хәмитов белән хушлашу вакыты билгеле

Чара иртәнге 9 сәгатьтә башлана.

Шәһәр судының беренче рәисе Радик Хәмитов белән хушлашу иртәгә 28 августта «Энергетик» мәдәният сараенда була. Хушлашу мәрасиме иртәнге 9 сәгатьтә башлана. 

Аны Студентлар урамындагы зиратта җирлиләр. Радик Хәмитов 16 августта Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә ял вакытында  вафат булды.

Радик Хәмитов – юридик һәм фәлсәфи фәннәр докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, «Россия суд системасы алдынгы казанышлары өчен» медаль һәм башка дәрәҗәле бүләкләр иясе. 
 


югалту үлем-китем

Нет комментариев