Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр судының яңа рәисен тәкъдим иттеләр

Ул - Радик Зиннәтов.

Бүген Чаллы шәһәр судында яңа рәис - Радик Зиннәтовны тәкъдим иттеләр. Аның бу өлкәдә эшләвенә - 29 ел, 23 ел судья булган. Юридик фәннәр кандидаты. 

 "Радик Зиннәтов Россия Президенты Указы белән билгеләнде. Аның исеме яхшы таныш: Тукай районы судын җитәкләде, аңа кадәр Алабугада эшләде. Коллектив, суд аппараты аңа ярдәм итәр", - диде ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов. 

"Без аны озак көттек. Президент билгеләде. Аның судны гомуми дәрәҗәдә тотарга тәҗрибәсе җитәрлек. Чаллы суды һәрвакыт барлык эшләрдә локоматив булды.

Статистика буенча сездә нагрузка республика дәрәҗәсендә", - диде суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов. 

"Бүген үзенчәлекле вакыйга: шәһәр судында рәис билгеләнде. Шәһәр судын җитәкләү - зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бу - республикада иң зур судларның берсе. Авыр, кадаклы камытны зур тәҗрибәле җаваплы кеше алып барырга тиеш", - дип ассызыклады Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Радик Зиннәтов шәһәр судын җитәкләргә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте.

"Шәһәр суды белән җитәкчелек итүнең бар җаваплылыгын тоям", - диде яңа рәис. 

Фото: Зөлфия Галим, Евгения Катушенок

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы шәһәр суды Суд рәисе