Чаллыда сайлау участоклары ачылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлау участоклары ачылды

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен, Шәһәр Советы депутатларын һәм Мәләкәс аръягы округы буенча ТР Дәүләт Советына халык ышанычлысын сайлыйбыз.

Чаллыда  иртәнге җидедә  173 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирүчеләр исемлегенә  394 мең 298 кеше кертелгән. Аларның күбесе - 151 мең 508е  шәһәрнең Үзәк районында яши. Автозавод районына – 131 мең 787, Комсомол районына – 111 мең 003 сайлаучы туры килә.

Сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Үз тавыш бирү урыныңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында  табарга була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев