Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлауга килүчеләр гриппка каршы вакцина ясата ала

Алар гриппның А һәм В төрләреннән саклый.

Чаллының 7 сайлау участогында прививка ясату буенча күчмә бригадалар эшли. Шуларның берсе 29нчы гимназиядә урнашкан. Биредә шәһәрдәшләрне 7нче поликлиника медицина белгечләре кабул итә.

"Теләүчеләргә илебездә җитештерелгән Совигрипп и Флю-М вакциналарын ясыйбыз. Алар гриппның А һәм В төрләреннән саклый. Кадаганнан соң 2 көннән тәэсире башлана. Гриппны каты өзлегүләрсез үткәреп җибәрергә ярдәм итә", - ди шәфкать туташы Айсылу Галимова.

Прививка ясату пунктлары 10, 13, 24, 35, 39нчы мәктәпләрдә һәм "Энергетик" мәдәният сараенда да эшли. Алар халыкны кичке җидегә кадәр кабул итә. Вакцина ясату бушлай.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев