Чаллы хәзрәтенә затлы чапан бүләк иттеләр
Рәис хәзрәт Әхмәтов СВО зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә актив катнаша.
Чаллының «Сөембикә» мәчете имам-хатибы Рәис хәзрәт Әхмәтовка 70 яшь тулды. Әлеге уңайдан һәм дин өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салаховның Рәхмәт хатына лаек булды. Мәртәбәле бүләкне аңа хакимиятнең Җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин тапшырды.

Дин әһеленә изге теләкләрен Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да ирештерде. Ул аны затлы чапан белән хөрмәтләде.
«Аллаһ юлында хезмәт куюы, милләтне агарту, халыкка дини тәрбия бирүдә башкарган гамәлләре белән беррәттән, Рәис хәзрәт СВО зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә актив катнаша. Дин белән иҗтимагый тормыш арасында һәрвакыт алтын урталыкны саклап, үрнәк эшчәнлек алып бара. Аңа киләчәктә дә игелекле хезмәтебездә Раббыбыз көч һәм сабырлыклар бирсен. Җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын ныгытуда шулай бердәм көч куярга насыйп булсын», – дип белдерде имам-мөхтәсиб.
Мәгълүм булганча, Рәис хәзрәт Әхмәтов инде 20 елдан артык «Сөембикә» мәчетендә имам-хатиб вазифаларын башкара. Иман йорты Чаллыдагы икенче агач мәчетләрнең берсе булып тора. Ул шәһәребезнең 27 бистәсендә урнашкан һәм 210 намаз укучыга исәпләнгән. Беренче катта – ир-атларга, икенчесендә хатын-кызлар өчен гыйбадәт заллары булдырылган. Моннан тыш, мөслимәләр өчен ислам дине нигезләре буенча дәресләр үткәрү дә оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев