Чаллыда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган чара узды
Ул «Ватан-ана» мемориал комплексы янында булды.
Бүген Чаллының "Ватан-ана" мемориал комплексында Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 37 ел тулуга һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Россиялеләрне искә алуга багышланган чара булды.
Һәйкәл янына хәрби хәрәкәтләр ветераннары, депутатлар, яшьләр оешмалары вәкилләре, кадетлар килгән иде.
Җыелучылар алдында Чаллы мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. "15 февраль күпмилләтле илебез өчен изге, истәлекле көн. Бу көнне без хәрби антка тугры калып илебез мәнфәгатьләрен илебез чикләреннән тыш яклау өчен барсын да эшләгән егетләргә хөрмәт күрсәтәбез. Хәрби антка тугры калган чын хәрбиләр арасында 2000нән артык Чаллы егете бар. Без һәлак булган хәрбиләр хәтере алдында баш иябез, Әфганстаннан исән-сау кайтучыларга рәхмәт әйтәбез. Соңгылары сугыш аша үтсәләр дә олы йөрәкле кешеләр булып калдылар. Тормышта үз урыннарын таптылар, балалар һәм оныклар тәрбияләделәр, алар үсеп килүче буынга үрнәк", - диде ул.
Тантана сугышта һәлак һәм алган яралардан вафат булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.
Тантанада катнашучылар мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салдылар.
Әфган, Чечен һәм башка локаль конфликтлар ветераннары һәм сугыш инвплидлары иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Фоминых үткәннәрне искә төшерде.
"Безнең һәрберебездә үзенең елы һә. Ватанга кайткан онытылмаслык көне бар. Дөресен әйтергә кирәк, тыныч тормышка ияләшү авыр булды. Кайберәүләр аңламады, күпләр хөрмәт итте", - диде ул.
Эдуард Фоминых хәрбиләрне тернәкләндергән өчен сугыш ветераннары госпитале коллективына һәм даими ярдәм иткән өчен шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.
Шәһәрнең юнармия вәкилләре почетлы караулда тордылар.
Чара Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев