Чаллыда студент отрядлары ветераннарының Бөтенроссия слеты ачылды
Чара Россия студент отрядларының 20 еллыгына багышланды.
Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда студент отрядлары ветераннарының Бөтенроссия слеты ачылды.
Кунакларны Чаллы мэры Наил Мәһдиев сәламләде.
«Студентларның төзелеш отрядлары тарихына, сезнең яшьлеккә кайтсак шуны әйтергә була: ул вакыттта үзеңә, илеңә, дусларыңа, туганнарыңа файдалы итеп үткән. Төзелеш отряды – ул дуслык, мәхәббәт, яңа компетенцияләр. Бу – күңелнең бер әдәби әсәрдә дә тасвирлап булмый торган аерым бер халәте. Моның өчен үзең төзелеш отрядында эшләргә һәм яшәргә кирәк», – диде ул.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды.
Анда: «Чараның Татарстанда Хезмәт даны елында узуы символик әһәмияткә ия. Барлыкка килгәннән бирле студент отрядлары эре проектларны (чирәм җирләрне үзләштерүдән башлап Себер һәм Ерак Көнбатышта шәһәрләр төзүгә кадәр) тормышка ашыруда алдынгы булды. Бөтенроссия слеты аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм студентлар отряды хәрәкәтенең данлы тарихын саклауда мөһим мәйдан булыр дип ышанам», – дигән юллар бар.
Студент отрядлары ветераннарына Россия студент отрядларының 20 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган истәлек медальләре һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев