Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сукыр ир-атның күзләре «ачылды»

Ул күпме еллар тормыш иптәшен күрергә хыялланган була.

67 яшьлек ир-ат 6 ел буе дөм караңгылыкта яши - күзләре күрми. Җитмәсә әле урын өстендә дә. Табиблар аңарда сирәк очрый торган чир - Гийена-Барре синдромы ачыклый. Бу очракта иммун системасы нерв күзәнәкләрен зарарлый. Кеше хәрәкәтләнә алмый башлый.

Шәһәрдәш өлешчә паралич кичергән, авызыннан яман шеш тә алганнар. Инсульт аркасында пациентның сул күзе ябылмый. Шуңа күрә табиблар уң күзенә генә операция ясыйлар. Катлаулы эшкә 5нче хастаханә офтальмологлары Эльмира Шәрипова һәм Тамара Голованова алына. 

Операция уңышлы уза. 2 көннән шәһәрдәшнең күзләре "ачыла". Иң беренче ул тормыш иптәшенең елмаюлы йөзен һәм табибларны күрә. Шәһәрдәшнең рәхмәтләре чиксез. Табиблар әйтүенчә, хәзер ул яраткан китапларын да укый. 

5нче хастаханәнең матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә табиблар