Чаллыда сулыкларда куркынычсызлык буенча рейдлар уза
Аеруча балаларга игътибарлы булырга кирәк.
Бу чараларның максаты: гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Рейд барышында хакимият хезмәткәрләре шәһәр халкы һәм кунаклары белән профилактик әңгәмәләр алып баралар. Инспекторлар җиһазландырылмаган һәм рөхсәтсез урыннарда коенырга ярамаганы, спиртлы эчемлекләр эчеп суга кермәскә кирәклеген искәртә.
Хезмәткәрләр балигъ булмаганнарга өлкәннәр күзәтүеннән башка сулыклар янында уйнау куркынычлыгы турында искә төшерәләр.
Шәһәр хакимияте ата-аналардан су янында ял иткәндә балаларына карата аеруча булуларын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев