Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бакча һәм гаражларны тартып алачаклар

500дән артык объект күздә тотыла.

Чаллыда 500дән артык гараж кооперативлары һәм бакчачылык ширкәтләрен тартып алачаклар. Сәбәбе Мәскәү проспекты дәвамын ясау белән бәйле. Бу хакта җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. 

«Мәскәү проспектының дәвамын ясау буенча икенче этап эшләрне башкару өчен «Юбилейный» бакчачылык ширкәтендә – 65 участок, «Строитель» гараж кооперативында - 173, «Камаз-2» кооперативында – 273 җир кишәрлеге тартып алыначак. Участок хуҗаларына компенсация түләнеләчәк», – дип белдерде идарәсе башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев