Бу юлы таджик егете.
Бүген кич Чаллының ГЭС бистәсендәге пляжында ял иткәндә бер егет батып үлгән.
«Без барып карадык. Яшь кешеләрнең вакытсыз үлеме тетрәндерә… Су кергәндә сак булырга кирәк шул», – ди шәһәрдәшебез Ландыш Рәхимова.
Фаҗига урынына коткаручылар, полиция хезмәткәрләре килгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, ул – Чаллыга эшкә килгән 21 яшьлек таджик егете, йөзә белмәгән.
Күптән түгел шул пляжда Яр Чаллы Дәүләт педагогия университеты студенты (Мисырдан килгән) батып үлгән иде.
Ландыш Рәхимова фотолары.
Нет комментариев