Чаллыда тагын бер кеше суга батып үлде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер кеше суга батып үлде

31 яшьлек ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Чаллыда 13 августта янә бер кеше суга батып үлде. Аны көндезге унберләр тирәсендә 6нчы зона янгын-коткару отряды водолазлары Кумыс бистәсендә, Кама елгасы яр буеннан ун метр ераклыкта табып алды. 31 яшьлек ир-атның мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар. Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклыйлар.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су елга фаҗига

Нет комментариев