Чаллыда талпаннан зыян күрүчеләр арта
Урман бетен күбесе бакчаларыннан ияртә.
Чаллыда узган атнада 144 кеше талпаннан зыян күргән. Алдагы атна белән чагыштырганда 51 кешегә күбрәк. Урман бетен күбесе бакчаларыннан ияртә.
«63 кеше бакчаларында зыян күргән, 35 кеше урманнан ияртеп кайткан. Шәһәрдәшләрнең 12се шәхси хуҗалыкларында һәм 15е кырларда эләктергән», – ди ТР Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге баш белгеч-эксперты Ромил Аксаков.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда иксод талпаны боррелиозының беренче очрагы теркәлде. Зыян күрүче зарарланган талпанны Түбән Кама урманында эләктергән. Бу хакта монда яздык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев