Чаллыда бер кешедә талпан боррелиозы ачыкланган
Боррелиоз инвалидлыкка китерергә мөмкин.
Татарстанда иксод талпаны боррелиозының беренче очрагын теркәлгән. Зыян күрүче – Чаллыда яшәүче кеше. Ул зарарланган талпанны Түбән Кама урманында эләктергән. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә. Иксодлы талпан боррелиозы хәрәкәт аппаратына, йөрәк-кан юллары системасына, озак вакытка эшкә яраксызга, инвалидлыкка китерергә сәләтле.
«Талпан боррелиозы бүгенге көндә дәвалана. Шулай да урман, паркларга чыкканда саклык чараларын күрергә кирәк. Ачык кием, талпан иярмәслек аяк киеме кияргә, репеллентлар кулланырга кирәк», – ди ТР Роспортребнадзор идарәсенең эксперт-белгече Ромил Аксаков.
Татарстанда 3062 кеше талпаннан зыян күргән. Аларның 823се бала. Иң күп очрак Казанда (888), Чаллыда (406) һәм Түбән Кама районында (277) теркәлгән. Тикшерелгән 1381 талпанның 201ендә (14,5 процент) боррелиоз ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев