Чаллыда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын хөрмәтләделәр
54нче гимназиядә тантаналы төстә Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» бәйгесенең шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
54нче гимназиядә бик матур, күңелләрдә озак саклана торган чара булды. Биредә тантаналы төстә Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» бәйгесенең шәһәр этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Кичә Роза Ибраһимова җитәкчелегендәге «Гөлчәчәк» вокал ансамбленең «Елмаю балкысын йөзләрдә» исемле җыры белән башланып китте. Аннары 54нче гимназия укучылары Муса Җәлилнең «Хәдичә» шигырен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шул ук гимназиядән Алмаз Шәкүров «Без булдырабыз» җырын башкарды.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2025» бәйгесендә Чаллының төрле мәктәпләрендә эшләүче 26 укытучы катнашты. Алар өч этапта сынау үттеләр. Беренче этапта методик остаханәдә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Икенче этапта - ачык дәрес, өченче этапта мастер-класс күрсәттеләр. Аларның чыгышларын Яр Чаллы шәһәре Мәгълүмати-методик үзәкнең милли эшләр буенча методисты, «Иң яхшы методист» гранты иясе Рәшидә Хисаметдинова җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
Бәйгедә катнашкан укытучыларны беренче булып «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова котлады. Ул туган телебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, мәгариф идарәсенә хезмәтләре өчен, ә 54нче гимназиягә шундый матур чара уздырганнары өчен рәхмәт әйтте.
«Хезмәтегездә уңышлар телим. Сезне халык, әти-әниләр, балалар танысын иде. Җәмгыятебез сезне күтәреп: «Болар укытучылар» дип горурлансын иде. Алдагы елларда сезгә шундый бәхет елмайсын иде», – диде. Ул Яңа елда яңа проект кысаларында татар теле укытучыларын турыдан-туры эфирга чакырып, хезмәтләре турында сөйләргә тәкъдим итте.
Ул 41нче мәктәптән – Гүзәл Галиева, 18нчы мәктәптән – Гөлчәчәк Әхмәдиева, 37нче мәктәптән – Лилия Сәхәбетдинова, 1нче мәктәптән - Алия Әсәдуллина, 10нчы мәктәптән - Эльвира Җәмилова, 55нче мәктәптән – Гөлнур Яковлева, 84нче лицей-интернаттан - Лилия Нигъмәтҗанова, 78нче лицейдан – Гөлназ Ибраһимова, 44нче мәктәптән – Гөлия Одинцова, 51нче мәктәптән – Фәния Шәриповага – чәчәкләр һәм дипломнар, ә яшь укытучылар Адилә Асманова белән Мария Земляновага «Шәһри Чаллы»ның махсус бүләкләрен тапшырды.

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Арсланова туган телгә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен 54нче гимназия коллективына, үзен укыткан татар теле укытучысына рәхмәт әйтте. Үзенең татар булуы белән горурланып яшәвен әйтте. Аның куллыннан 43нче мәктәптән – Гөлназ Махиянова, 39нчы мәктәптән – Гөлназ Насретдинова, 2нче гимназиядән – Резедә Солтанова, 54нче гимназиядән – Адилә Асманова, 42нче мәктәптән – Вәсилә Габдуллина, 3нче мәктәптән – Мария Землянова, 15нче мәктәптән – Фәүзия Тәхауова, 77нче гимназиядән – Рәмзия Җиһаншина, 32нче мәктәптән – Розалия Ярмиева, 79нче лицейдан Илзам Хаҗиев, 60нчы мәктәптән Алия Нәҗипова бүләкләр алды.
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Рәхимә Касыймова үзенең чыгышында Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесен быел татар теле укытучылары арасында аерым үткәрүнең уңышлы булуын искәртеп үтте. Ул да татар теле укытучыларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләрне игълан итте.
Бәйгедә өченче урынны 77нче гимназиядән – Рәмзия Җиһаншина, икенче урынны 60 нчы мәктәптән Алия Нәҗипова алды. Аларга дипломнар, чәчәкләр һәм 20 000-25 000 сумлык сертификатлар тапшырылды.
Бәйгенең җиңүчесе дип 79нчы лицей укытучысы Илзам Хаҗиев табылды. Ул 30 мең сумлык сертификатка лаек булды.
Бәйгедә җиңүче укытучылар үзләренә һәрдаим ярдәм иткән коллективларына, мәктәп директорларына рәхмәт әйттеләр. Мәгълүмати-методик үзәк 54нче гимназия директоры Рамил Исаев белән Шаһбаннар гаиләсен дипломнар белән бүләкләде.
Бәйрәмне җырчы Закир Шаһбан белән аның хатыны Гөлүсә үзләренң матур чыгышлары белән бизәде. Алар да туган телебез сагында торучы укытучыларга рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев