Чаллыда «Татарстан кроссы» үтәчәк
Ярышлар 3 дистанция буенча узачак.
16 сентябрьда Яр буе паркында "Татарстан кроссы" үтәчәк. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Барлыгы 3 дистанцияләр билгеләнде. Садикка йөрүче сабыйлар 400 м йөгерәчәк. Мәктәп укучылары, физик мөмкинлекләре чикле балалар, оешма-предприятие хезмәткәрләренә - 1 км, спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләргә 4 км дистанция әзерләнде.
"Татарстан кроссы" иртәнге сәгать 9да башлана. Катнашу өчен ufis@list.ru почтасы аша яисә ярышлар көнендә язылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев