Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда театр артисты Рафил Сәгъдуллин авыр хәлдә хастаханәгә эләккән

Аны репетициядән ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып киткән.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күңелсез хәл булган.
Илгиз Зәйниевнең «Бөке» комедиясенә репетиция вакытында Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллинның хәле начарланып киткән. Ашыгыч ярдәм хезмәте артистка беренче ярдәмне күрсәтеп, БСМП табибларына илтеп тапшырган. 

Рафил Сәгъдуллинга шалтыратып, хәлләрен белештек.

- Аллаһка шөкер, вакытында әйбәт табибларга эләктем. 3 атна кардиолог Энҗе Мотыйгуллина дәвалады. Аннары хирургия бүлеге мөдире Рәмис Якупов җитәкчелегендәге бригада йөрәккә катлаулы операция ясады. Операция алты сәгать барды. Хәзер хәлем яхшыра, сөйләмем дә кайта башлады. Бик яхшы карыйлар. Биредә эшләүчеләрнең барсына да Аллаһның рәхмәте яусын, – диде ул. 

Рафил бу сезонда сәхнәдә уйнамый, чөнки хастахандән чыккач, санаторийга тернәкләндерү курсларына җибәрәләр. Аннары театрда сезон ябыла. 

«Иң мөһиме - сәламәтлек. Аллаһы боерса,тамашачыларым белән киләсе сезонда очрашырбыз», – диде оптимистик рухтагы артист.

Яңа сезонда яраткан артистыбыз Рафил Сәгъдуллинга «Бөке» һәм театр репертуарындагы башка спектакльләрдәге рольләрендә үзенә уйнарга насыйп булсын. 

Фотолар театр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП мәдәният театр Чаллы театры РафильСәгъдуллин