Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда театр артисты вафат

Светлана Акмалова белән 22 июльдә хушлашалар

“Мастеровые” театры артисты Светлана Акмалова 50 яшендә вафат булды. Рус драма театрына ул 30 ел гомерен багышлаган. Дистәләгән спектакльләрдә тамашачы күңеленә кереп калган рольләр башкарган: Васса Железнова, Элиза Дулитл, Алиса образлары һ.б. Соңгы иҗат сезонына яңа «Чужие деньги» әсәрендә Александра Мотрошилова ролен уйнаган.  

 “Ул үзенең геройларының нечкә кичерешләрен халыкка җиткерә белә иде. Светлана Акмалованың китүе - безнең театр өчен зур югалту. Без Светлананың гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз,  "Мастеровые" үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт”, - дип җиткерде кайгылы хәбәрне театр.

Светлана Акмалова белән хушлашу 22 июльдә моргта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр «Мастеровые»