Чаллыда теләге булган һәркемне намаз укырга өйрәтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда теләге булган һәркемне намаз укырга өйрәтәчәкләр

Яңа проект Чаллы мөхтәсибәте белән берлектә оештырыла.

Чаллыда 18 яшьтән узган теләге булган һәркемне мәчетләрдә намаз укырга өйрәтәчәкләр. Иртәгә, 7 сентябрьдә, шәһәрнең "Опен сити" кунакханәсе залында моны күздә тоткан "Намаз уку - җиңел ул" проектын тәкъдир итәчәкләр. Ул 14:00 сәгатькә планлаштырылган. Биредә дин әһелләре чараның әһәмияте хакында сөйләячәк, аның кысаларында алып барылачак дәресләр хакында тулы мәгълүмат бирәчәк.

Курслар 14 сентябрьдән башлап, 5 шимбә дәвамында, иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр үткәреләчәк. Анда  җиңел һәм аңлаешлы итеп әлеге фарыз гыйбадәтне кылырга өйрәтәчәкләр. Ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым сыйныфларда шөгыльләнәчәк. Курска язылу өчен 8-996-335-16-35, 8-927-247-39-40 тф номерлары буенча шалтыратырга мөмкин», – дип белдерде безгә “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте берлеге рәисе Нәзирә Ахмадуллина.

Бу хакта тулырак түбәндәге видеоязмада.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев